28 майда Казан ИТ-паркында классик музыка концерты булачак. Казан ИТ-паркы һәм пианист Лия Нигъмәти бер сәхнәдә классиканы һәм югары технологияләрне берләштерергә уйлаган.
Кичә программасында рус, яһуд һәм совет композиторлары әсәрләре яңгыраячак. Аларны "Россиянең яшь талантлары” программасында жиңүче, Париж (Франция), Вена (Австрия), Прага (Чехия) халыкара конкурслары лауреаты Лия Нигъмәти башкара.
Барлык тамашачыларны 2014 елның 28 маенда 18 сәгать 30 минутта Петербургская, 52 адресы буенча урнашкан Казан ИТ-паркының конференцияләр залында көтеп калабыз.
Керү - ирекле.
Тулырак мәгълүмат өчен: http://itpark-kazan.ruи, телефоны: 235-18-93.
ИТ-паркның матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте