2014 елның 23 маенда «Печән базары» флэшмоб-акциясе уздырыла.
Акция программасында - «Печән базары» театральләштерелгән ярминкәсе, ачык әдәби мәйдан, авторлар белән танышу, балалар өчен уен аланы, яңа китаплар тәкъдир итү.
Ярминкә тулаем ХХ гасыр рухына туры китереп оештырылачак – кунаклар бөек шагыйрь Габдулла Тукай яшәгән вакытларга сәяхәт итә һәм үзләрен шул чор кешесе итеп тоя алачак. Чара үз заманында татар дөньясының үзәге булып саналган Иске татар бистәсендә, Мәрҗәни мәчете тирәләрендә үткәрелә.
Ярминкәдә шәһәребездә һәм башка төбәкләрдә укучы студентлар тарафыннан ясалган сувенирлар, милли ризык, сәнгать әсәрләре, шамаилләр, кул эшләре, төрле китаплар тәкъдим ителер дип көтелә.
Чара программасы:
9.00 - Ярминкә һәм Парк ачылышы
10.00-13.00 – Балачак мәйданы
14.00 -18.00 – Авторлар белән очрашу, яңа китаплар тәкъдир итү, шигыри мизгелләр, чыгышлар
19.00 – Ярминкә һәм Парк ябылышы
Акциядә катнашу шарты – киемегездә бер генә булса да татар костюмы элементы булырга тиеш.
Әлеге чара Казан шәһәре Исполкомы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, КФУның Филология һәм мәдәниятара багъланышлар институты ярдәме белән Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм «Ялкын» журналы тарафыннан оештырыла.
Белешмәләр өчен телефоннар: 8927-675-22-48 (Тәбрис), 8927-430-68-82 (Гөлназ)
Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте хәбәре буенча ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте