Бүген Казанда Россия театр эшлеклесе Олег Лоевский җитәкчелегендә «Шәһәр-арт-әзерлек» яшьләр театр лабораториясе үз эшен башлап җибәрә

2014 елның 20 мае, сишәмбе

Бүген Казанда Россия театр эшлеклесе Олег Лоевский җитәкчелегендә «Шәһәр-арт-әзерлек» яшьләр театр лабораториясе үз эшен башлап җибәрә. Проектта катнашу өчен Татарстан башкаласына Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Германиядән режиссерлар килде.

20 майдан башлап 29 майга кадәр чакырылган режиссерлар Антон Маликов (Мәскәү), Георгий Цнобиладзе (Санкт-Петербург) һәм Андреас Мерц-Райковларга (Берлин) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Яшь тамашачылар театры һәм Казан театр училищесы студентлары белән бергәләп Казанның шәһәр скверларын, галереяларын һәм ташландык биналарын заманча драматургиягә яраклаштырырга кирәк булачак.

Лаборатория кысаларында  26 май көнне Г. Камал исемендәге театрда, ә 27 майда М. Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында осталык дәресләре булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International