31 май көнне Биектау муниципаль районының Шәпше авылында «Иске Казан түгәрәк уены» Республика фестиваленең 3 нче туры булачак.
Бүген, 20 майда әлеге чараны оештыру комитетының күчмә утырышы булып узды.
Фестивальгә татар фольклор коллективлары, республиканың 26 районы һәм шәһәреннән башкаручылар киләчәк. Барлыгы 400 катнашучы жюри алдында фольклор, хореография, мөнәҗәтләр һәм бәетләр башкару, вокал, инструменталь жанр номинацияләрендә көчләрен сынашачак. Башлана 10 сәгатьтә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте