17 майда Төрекмәнстан башкаласында төрекмән әдәбиятының танылган классигы Мәхтүмколый Фрагиның Казанда татар телендә басылып чыккан яңа шигырь җыентыгы презентациясе булды. Сәламләү сүзе белән җыентыкны төзүче һәм китапны тәрҗемә итүчеләрнең берсе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Роберт Миңнуллин чыгыш ясады. Әлеге шигырь җыентыгы Мәхтүмколый Фрагиның тууына 290 ел тулуга багышлап чыгарылган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте