Елена һәм Геннадий Тимченколар хәйрия фондының «Кече шәһәрләр һәм авыллар мәдәни мозаикасы» конкурсы җиңүчеләре билгеле булды. Алар арасында –Татарстаннан өч проект

2014 елның 20 мае, сишәмбе

19 майда «Кече шәһәрләр һәм авыллар мәдәни мозаикасы» конкурсына йомгак ясалды.

Җиңүчеләр түбәндәгечә бүленде:

Ерак Көнчыгыш федераль округыннан – 5 проект;

Себер федераль округыннан – 28 проект;

Урал федераль округыннан – 9 проект;

Идел буе федераль округыннан – 30 проект;

Көньяк федераль округыннан – 9 проект;

Төньяк Кавказ федераль округыннан – 5 проект;

Үзәк федераль окруктан – 17 проект;

Төньяк-Көнбатыш федераль округыннан – 19 проект.

Шулар арасында Татарстаннан өч проект та җиңеп чыкты:

-         Алабуга мәдәни мирасы фонды. Документаль театр «МИФ: Музей. Тарих. Фактлар» (Алабуга районы авыллары)

-         Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының «Авылара үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе. «Күңел» китабы театры өгелмә шәһәре);

-         Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Алабуга муниципаль районындагы «Ышаныч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе. «Чүлмәк ясау остаханәсе» (Алабуга районы, Иске Күклек авылы).

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International