21 майда 13.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловның «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур», «Тюркское словесное искусство», «Шәрык классикасы һәм татар әдәбияты» (татар һәм рус телендә), Таҗеддин Ялчыголның «Рисаләи Газизә» (Х. Миңнегулов әзерлегендә) дип аталган китапларын тәкъдим итү кичәсе була.
Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов татар халкының рухи мәдәни байлыгын өйрәнүдә зур өлеш керткән иң күренекле вәкилләрнең берсе. Шушы көннәрдә галим, остаз һәм җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Йосыф улы күркәм юбилей датасын билгеләп уза. Бу вакыйга уңаеннан, галимнең берничә күләмле яңа китабы дөнья күрде. «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур» дип аталган монографиядә әдәбият тарихын чорларга бүлү проблемасы тикшерелә. Ул антик, урыс, төрки-татар, Шәрекъ әдәбиятларына нигезләнеп яктыртыла, бу әдәбиятларның төп үсеш баскычлары, күренекле әдипләре иҗаты карала. Анда Гомер, Геродот, Йосыф Баласагунлы, Кол Гали, Руссо, Лев Толстой, Габдулла Тукай, Чынгыз Айтматов һәм башка бик күп мәшһүр иҗат әһелләре хакында кызыклы мәгълүматлар китерелә. Рухи мирасыбыз ядкаре «Рисаләи Газизә» әсәренең, Х. Миңнегулов әзерлегендә (гарәп имлясындагы әсәрне бүгенге язуга күчерү, борынгы сүз-гыйбарәләрне һәм юлларны тәрҗемә итү, аңлатмалар бирү һәм шактый күләмле кереш мәкалә язу), өр-яңа басмасы тәкъдим ителә. Татар һәм рус телендә басылып чыккан «Шәрык классикасы һәм татар әдәбияты» хезмәтендә шәрык һәм татар әдәбияты багланышлары яктыртыла.
Кичәдә танылган әдәбият галимнәре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, ТР ФАнең Г. Ибраһимов исемендәге ТӘҺСИ һәм ТРның Милли китапханә хезмәткәрләре, республика һәм Казан шәһәре мәктәпләре укытучылары, КФУ студентлары катнашыр дип көтелә.
Мәгълүмат өчен: Г.Тукай әдәби музее: 293-17-50, 293-17-66, ТР Милли музее редакция-нәшрият бүлеге - матбугат үзәге: 292-32-18
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгынң матбугат хезмәте