ТРның Лаеш районы Никольское авылында XXII Бөтенроссия рус фольклор бәйрәме «Каравон» булачак

2014 елның 20 мае, сишәмбе

25 май көнне ТРның Лаеш районы Никольское авылында XXIIБөтенроссия рус фольклор бәйрәме  «Каравон» булачак. Бәйрәм 10 сәгатьтә башлана.

Программада – иҗат коллективлары чыгышлары, әйлән-бәйлән булачак. Шулай ук биредә сувенир продукция, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре сатып алырга мөмкин.

XXII Бөтенроссия рус фольклор бәйрәме «Каравон»ның махсус кунаклары – «Буран әбиләре», Удмуртиянең танылган фольклор коллективы.

Хөрмәтле журналистлар! Аккредитацияне 5703104 («Татмедиа») телефонына шалтыратып узарга мөмкин.

Тамашачылар бәйрәмгә автобусларда бара алачак. Алар иртәнге 8 сәгатьтә Г.Камал театры, «Корстон» сәүдә үзәге, Сәед-Галиев исемендәге мәдәният йорты яныннан, Җиңү проспекты һәм Вишневский урамнарыннан кузгалып китә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, Руслан Шиһабетдиновның  PR-агентстлыгы мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International