20 майда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Пласидо Доминго һәм Аида Гарифуллина белән матбугат конференциясе уздыра.
Дөньяның иң танылган тенорларыннан берсе Пласидо Доминго һәм опера җырчысы Аида Гарифуллина концерты 22 май көнне «Татнефть-арена» сәхнәсендә булачак. Концертта Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры да катнаша.
Матбугат конференциясендә катнашу өчен аккредитация узарга кирәк була. Мәгълүматларны pr@tatar-inform.ru. Адресына җибәрегез.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте