16 майдаЗалесный мәдәни үзәгендә «Балкып килүче йолдыз - 2014»Республика иҗат фестиваль-конкурсы булып узды.
Фестиваль-конкурс кысаларында сынлы сәнгать һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре, «Актерлык осталыгы», «Хореография» һәм «Вокал» номинацияләрендә җырчылар һәм коллективлар чыгышлары булды.
Быел фестивальдә Татарстан Республикасының Зеленодольск, Кама Тамагы, Лаеш, Алексеевск, Спас һәм Югары Ослан районнарыннан 200 кеше катнашты.
Жюри катнашучыларга дүрт төркемгә бүлеп (5-8яшь, 9-12 яшь, 13-18 яшь һәм 19 яшьтән алып һәм зурраклар) бәя бирде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте