Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә рус халык бәйрәме «Каравон» быел Лаеш муниципаль районының Никольское авылында 25 май көнне билгеләп үтеләчәк.
«Каравон-2014» бәйрәменең төп максаты – рус халкының рухи бердәмлеген ныгыту, традицияләрен саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте