Свияжск утрау-шәһәре музеенда «Музейда бер төн» акциясе узачак

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

2014 елның24 маенда (шимбә) Свияжск утрау-шәһәре музеенда «Музейда бер төн» акциясе узачак.

Бу кичне кунаклар Свияжск тарихы музееның «16-19 гасырларда Свияжск» дигән яңа ачылган даими экспозициясен һәм «Свияжскныңизге химаячеләре» һәм «Владимир Сычев. Совет чоры фотолары» күргәзмәләрен карый алачак(10 сәгатьтән алып 22 сәгатькә кадәр).

Музей ишегалдында 19 сәгатьтән алып 21 сәгать 30 минутка кадәр концерт программасы булачак. Балалар өчен борынгы рус каллиграфиясе дәресләре уздырыла.

Музей кунаклары өчен автобуслар оештырылды. Алар 17 сәгатьтә Казан шәһәренең Үзәк универмагы һәм Спорт сарае арасындагы мәйданчыктан кузгалып китә.

Музейның матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International