ТЮРКСОЙ халыкларының махсус форматтагы милли китаплары халыкара фестивале ачылу тантанасы Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсендә узды

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

2014 елның 14 маенда «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы кысаларында Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсендә «Дуслык телендә» дип аталучы ТЮРКСОЙ халыкларының махсус форматтагы милли китаплары халыкара фестивале ачылу тантанасы узды.  Фестивальне Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсе директоры Наил Сәфәргалеев сәламләү сүзе белән ачып җибәрде.

Фестивальгә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус форматта китаплар Казахстан Республикасыннан, Башкортостан, Дагъстан, Саха (Якутия), Тыва, Чувашия, Хакас, Карачаево-Черкесия, Алтайдан килгән иде, алар «Дуслык телендә» дигән күргәзмәдә үз урынын алды.

Фестивальнең ачылу тантанасында тамашачылар хозурына милли җырлар, биюләр, Татарстанның күзләре начар күрүче үзешчән сәнгать артистлары чыгышлары булды. Чараның ахырында кунакларга Брайль шрифты нигезендә татар телендә китап басуның үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеге булды.

Китапханәнең матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International