III Халыкара яһүд музыкасы фестивале Казанда Россия, Украина, Израиль һәм Грузиядән килгән коллективларны берләштерә

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

Казанда 13-15 июньдә III Халыкара яһүд музыкасы фестивале узачак.

Форум 13 июнь көнне Петербургская урамында зур open-air концерты белән башланып китәчәк. 14 июньдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Израильнең танылган  музыканты пианист Леонид Пташка һәм Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» оркестры концерты булачак.

Фестивальнең ябылу тантанасы 15 июнь көнне  КФУның «Уникс» спорт комплексында була.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе  - Эдуард Туманский.

Мәгълүмат өчен: 89274128275, kazan.mfem@gmail.com (матбугат секретаре - Жанна Мельникова) Фестивальнең рәсми сайты www.kazanfest.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International