2014 елның 30 маеннан 1 июньгә кадәр Казанда һәм Свияжск утрау-шәһәрендә «Музыка безнең әйләнәдә» I Бөтенроссия классик музыка яшьләр фестивале узачак. Ул Татарстан Республикасы Беренче Президенты һәм Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән оештырылды.
Фестивальдә Россиянең әйдәүче шәһәрләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан һ.б.) артистлар катнаша. Фестиваль кысаларында С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында танылган музыкантлар осталык дәресләре уздырачак.
30 майда - Илья Дербилов (Санкт-Петербург), Мурад Аннамамедов (Ярославль), 1 июньдә - Әлфия Бурнашева (Казан), Марко Боэми (дирижер, Италия) дәресләре булачак.
Фестивальнең ачылу тантанасы 2014 елның 30 маенда 18 сәгать 30 минутта С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында була.
31 май көнне 10 сәгатьтән алып 20 сәгатькә кадәр Свияжскида фестиваль көне узачак. Фестивальдә катнашучылар белән бер сәхнәдә IV Бөтенроссия сәнгатьле уку конкурсында җиңүчеләр чыгыш ясаячак.
1 июньдә фестивальнең ябылу тантанасында җиңүләрне бүләкләү була.
Фестивальнең матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте