«Кырым… Йөрәк истәлеге» программасы С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында 20 май көнне 18 сәгать 30 минутта булачак. Концерт-акция Кырым халкына теләктәшлек йөзеннән уздырыла.
Концертка чакырылган шәрәфле кунаклар арасында Кырым инженерлык-педагогика университеты ректоры, техник фәннәр докторы, профессор Фәүзи Якубов та бар.
Концертта Россиянең Халык артисты, профессор Рубин Абдуллин, Татарстанның Халык артисты Рэм Урайсин, Казан консерваториясен тәмамлаучылар, кырым-татар халкы вәкилләре җырчы Гөлнар Гатина һәм Нури Мостафаевлар, шулай ук консерваториянең иҗат коллективлары, Лео Кремер (Германия) җитәкчелегендәге Симфоник оркестр һәм Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Tatarica» оркестры катнаша.
Программада – кырым-татар халкы җырлары һәм биюләре, Алемдар Караманов, Сервер Какура, Александр Спендиаров, Анатолий Луппов әсәрләре.
Мәгълүмат өчен: Александра Нагорнова, консерваториянең матбугат хезмәте секретаре
+79503140067 e-mail: nagornova.aleksandra@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте