Илебезнең мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме алдыннан, 21 майда 15 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында журналистларга «Тутык кынгырау» («Эхо школьного звонка») фильмы күрсәтеләчәк.
«Тутык кынгырау» - тулы метражлы сәнгатьле фильм, Г.Кариев театры артисты Илфат Камалиевның беренче эше. Ул Татарстан Республикасының Атказанган артисты, драматург, режиссер Фәнәвил Галиевка багышланган. Фильмда Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры артистлары: Илнар Низамиев, Энҗе Камалиева, Лилия Низамиева, Лидия Галиева, Фәнис Кәлимуллин, Алия Кәлимуллина, Айнур Низамиев, Рамил Кадыйров, Фәрит Нигъмәтуллин, Рәмзия Закирҗанова, Альбина Гайзуллина, Фирузә Зиннәтуллина катнаша.
Фильм татар телендә.
Хөрмәтле журналистлар! Аккредитация узу өчен белешмәләрне (Ф.И.Аи, матбугат басмасының исеме һәм телефон) liana2508@nbox.ru. почтасына җибәрергә кирәк.
«Татаркино» матбугат хезмәте ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте