«Диалог аша перспективалар» француз ассоциациясе Франция һәм Европада яшәүче татар ватандашлары белән берлектә, 12 май көннеПариж шәһәренең «ИМКА-Пресс» китап кибетендә «Равиль Бохараев: Иҗат киңлекләре» дигән әдәби кичә оештырды.
Аны танылган рус шагыйрьләре Александр Радашкевич (Париж) һәм Лидия Григорьева алып барды. Кичә Р.Бохараевның «Музыка турында» дип аталучы биографик музыкаль-мультипликацион эссе-фильм белән башланып китте.
Кичәдә Татарстан Республикасының Франция Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов катнашты.
«Диалог аша перспективалар» француз ассоциациясепрезиденты Луиза Бухараева мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте