Россия-Италия «Белла» әдәби премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды

2014 елның 17 мае, шимбә

16 майда Казан Ратушасында Россия-Италия «Белла» әдәби премиясенең 2013 елгы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Премия 2012 елда ХХ гасырның мәшһүр шагыйрәсе Белла Әхмәдулина истәлегенә, аның иҗатында Италия мотивлары аеруча нык яңгыраш алуы билгесе буларак, рус һәм итальян телләрендәге яңа шигърият үсешенә ярдәм күрсәтү максатларында «Общество друзей Тарусы - содействие развитию» коммерциячел булмаган партнерлыгы тәкъдиме белән гамәлгә куелды.

Премия ел саен Россиядә һәм Италиядә яшәүче яшь шагыйрьләргә (35 яшькә кадәр), шулай ук рус шигърияте турында эсселар авторларына (авторның ничә яшьтә булуы мөһим түгел) бирелә.

2013 елгы лауреатлары итеп шагыйрь Григорий Князев ( «Рус шигърияте» номинациясендә), тәнкыйтьче Ирина Сурат (номинация – «Хәзерге заман рус шигърияте турында әдәби-тәнкыйть әсәре яисә  биографик эссе), шагыйрәләр Джулия Рускони («итальян шигърияте» номинациясе)һәм Луиза Янсуар («Казанга орыну»номинациясе) табылды. Һәр номинациядә җиңүче 3000 € һәм истәлекле диплом белән бүләкләнә.

«Казанга орыну»номинациясендә җиңүчегә дипломны Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренсе урынбасары Ирада Әюповатапшырды.

«Татар-информ» МА

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International