23 майда 17 сәгатьтә София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге Чистай шәһәренең Мәдәни-күңел ачу үзәгендә III Музыка фестивален ача.
Фестиваль кысаларында ТРның Атказанган артисты Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» камера оркестры концерты булачак.
28 май көнне 17 сәгатьтә Тельман урамы, 29 йорт адресы буенча урнашкан София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәгендә яшь рәссам Ләйлә Фәезова күргәзмәсен тәкъдим итү, ә 18 сәгатьтә Үзәкнең ишегалдында «Яңа музыка» камера оркестры катнашында музыкальмарафон булачак. Анда С.Гобәйдуллина, А.Шнитке, Э.Денисов, Р.Сәлимов әсәрләре яңгыраячак.
Музыкаль марафонны премьера – Радик Сәлимов әзерләгән «Софиянең моң йорты» Электр-акустик коллажы тәмамлый.
Алып баручы – Мәскәү консерваториясе аспиранты, С.Гобәйдуллина музыка үзәгенең иҗат лабораториясе җитәкчесе, композитор Радик Сәлимов.
Мәгълүмат өчен: 230-41-22; 230-40-68,centrsofia.com
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте