Steinway&Sons рояле Гамбургтан китерелгән, аны Денис МацуевТР Дәүләт симфоник оркестры өчен концерт залының акустик үзенчәлекләрен исәпкә алып Мәскәү шәһәрендә үзе сайлап алды.
Денис Мацуев әлеге рояльдә 5 июнь көнне Сергей Рахманинов исемендәге «Ак канәфер» Халыкара фестивале кысаларында Рахманиновның Беренче концертын башкарачак.
«Ак канәфер» Халыкара фестивалеКазан шәһәрендә 24 майдан алып 6 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте