27 майда 14 сәгатьтә В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының кече сәхнәсендә 27-30 май көннәрендә узачак «Күпер янында» дигән Пермь театры гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе булачак.
Матбугат конференциясендә катнашалар:
1) Федотов Сергей Павлович – «Күпер янында» Пермь театрыа нигез салучы һәм сәнгать җитәкчесе;
2) Славутский Александр Яковлевич – В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының сәнгать җитәкчесе – директоры.
Пермь театрының Казанга беренче тапкыр килүе. 27-30 май көннәрендә Казан тамашачылары хозурына дүрт спектакль тәкъдим ителә: ирланд драматургы Мартин МакДонахның «Сиротливый Запад» («Ятим Көнбатыш»), «Калека с Инишмана» («Инишман гарибе»), Нины Садурның «Панночка» һәм Н.В.Гогольнең «Женитьба» («Өйләнү») спектакльләре.
Гастрольләр тәмамланган көнне Сергей Федотов белән очрашу булачак.
Мәгълүмат өчен: 8 9033 07 46 54.
Театрның матбугат хезмәте ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте