2014 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, журналист, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова экскурсия уздырачак.
Гөлүсә Закирова экскурсиясе Г.Тукай әдәби музеедагы проектны– «Йолдызлы экскурсия» циклын дәвам итә: бу инде бишенче йолдызның экскурсиясе.
Айга бер тапкыр музейда безнең күренекле замандашларыбыз – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, матбугат һәм төрле учреждение вәкилләре, галимнәр һәм спортсменнар – Татарстан “йолдыз”лары экскурсия уздырачак. Музейда берничә «йолдызлы» экскурсия узды инде. Беренчесен Татарстанның халык язучысы, публицист, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла үткәрде. Шулай ук Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консулы Сабри Тунч Англы һәм аның «йолдызлы» юлдашы тәрҗемәче, КДУ укытучысы Фатыйх Котлы экскурсиясе дә тамашачылар күңеленә хуш килде. Скрипкачы, дирижер, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Абязов экскурсиясе дә экскурсантлар күңелендә тирән эз калдырды. Март аендагы экскурсия Халыкара театр көненә багышланган иде, шуңа күрә дә аны берничә буын тамашачысының яраткан артисты, нәфис сүз остасы һәм дә безнең музейның якын дусты, Г. Камал исемендә Татар дәүләт академия театры актеры, ТРның атказанган артисты Фәнис Җиһанша әзерләде.
Майда узачак экскурсия 15 май - Халыкара гаилә көненә һәм 17 майда билгеләнә торган Халыкара музейлар көненә багышлана. Экскурсовод очраклы гына сайланмаган: гаилә һәм балачак темасы Г.Тукайга бик якын, ул татар балалар әдәбиятына нигез салучыларның берсе. Г.Тукай күп кенә педагогик басмалар белән хезмәттәшлек итә. Гөлүсә Закирова экскурсия барышында Г.Тукайның балалар әдәбияты үсешенә керткән өлеше турында үзенең фикерләре белән уртаклашыр, шагыйрьнең балалар өчен язган әсәрләрен искә төшерер. Ул Г.Тукайның балалар өчен чыгарылган китаплары һәм шагыйрь төзегән «Балалар күңеле. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре.» дип аталган уку китабы (хрестоматия) турында да җентекләп сөйләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары бүген дә Г.Тукайның бу китабын кулланалар. Уку китабына Тукай сайлап алып керткән әсәрләр бүгенге балаларны да кызыксындыра. Китапта шагыйрьнең үз әсәрләреннән тыш Г.Исхакый, К.Насыри, Ф.Әмирхан, Ф.Кәрими, В.Радлов, З.Башири, М.Бигиев әсәрләре дә урын алган. Әлбәттә, Гөлүсә Закирова Тукай шигырьләрен дә укыр. Йолдызлы «экскурсовод»ның кунаклары – Казан шәһәре мәктәпләре укучылары һәм укытучылар.