IV Халыкара курчак театрлары фестивале үз эшен дәвам итә

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

2014 елның 11 маенда Чаллы дәүләт курчак театрында  IV Халыкара курчак театрлары фестивале ачылу тантанасы булып узды. Фестивальгә 19 шәһәрдән театр коллективлары, шул исәптән Житомир  (Украина), Гомель (Белоруссия), Актүбә (Казахстан) һәм иң зур делегация  Назрань шәһәреннән (Ингушетия Республикасы) килгән иде.

Фестивальнең максаты – күчмә спектакльләрнең сыйфатын арттыру, курчак театрларының дәрәҗәсен күтәрү, балалар ялына игътибарны көчәйтү.  

Фестивальнең жюри әгъзалары:

Нияз Игъламов - театр тәнкыйтьчесе, Г. Камал исемендәге театрның әдәби-драматургия часте мөдире;

Динә Дәүләтшина – театр белгече, БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Уфа шәһәре;

Ирина Марцинкевич - режиссер, кино артисты, актерлык осталыгы дәресләре укытучысы, Санкт-Петербург шәһәре.

Михаил Супонин - драматург, Мәскәү шәһәре;

Зимфира Гыйльметдинова - «Сәхнә» журналы җаваплы мөхәррире, Казан шәһәре;

Әдилә Хәйбуллина -  ТР Театр эшлеклеләре берлегенең Иҗат бүлеге әйдәүче белгече, Казан шәһәре.

Фестивальнең өч көне узып та китте. Ижевск, Йошкар-Ола, Уфа, Житомир (Украина), Озерск, Тула, Кострома, Сургут, Казан, Гомель (Белоруссия) шәһәрләре театрлары үзләренең спектакльләрен күрсәттеләр инде.

Бүген, 15 май көнне фестиваль программасы буенча Назрань (Ингушетия Республикасы), Воркута, Актүбә (Казахстан) шәһәрләреннән һәм Чаллы дәүләт курчак театры спектакльләре булачак. 20 сәгатьтә «Звездный» лагеренда сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен режиссер К.Зерните (Литва) куйган «Керпе һәм томан»  спектакле куела.

16 майда Владимир, Кстов һәм Туладан килгән коллективлар спектакльләре булачак.

Фестиваль 2014 елның  17 маена кадәр дәвам ителә. Фестивальнең ябылу тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләүләр 17 майда 18 сәгатьтә, Чаллы шәһәре,  Мәктәп бульвары, 2 нче йорт адресы буенча үткәрелә.

Мәгълүмат өчен: Хлебникова Анастасия Константиновна 8-905-372-1558.

Театрның матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте2014 елның 11 маенда Чаллы дәүләт курчак театрында  IV Халыкара курчак театрлары фестивале ачылу тантанасы булып узды. Фестивальгә 19 шәһәрдән театр коллективлары, шул исәптән Житомир  (Украина), Гомель (Белоруссия), Актүбә (Казахстан) һәм иң зур делегация  Назрань шәһәреннән (Ингушетия Республикасы) килгән иде.

Фестивальнең максаты – күчмә спектакльләрнең сыйфатын арттыру, курчак театрларының дәрәҗәсен күтәрү, балалар ялына игътибарны көчәйтү.  

Фестивальнең жюри әгъзалары:

Нияз Игъламов - театр тәнкыйтьчесе, Г. Камал исемендәге театрның әдәби-драматургия часте мөдире;

Динә Дәүләтшина – театр белгече, БРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Уфа шәһәре;

Ирина Марцинкевич - режиссер, кино артисты, актерлык осталыгы дәресләре укытучысы, Санкт-Петербург шәһәре.

Михаил Супонин - драматург, Мәскәү шәһәре;

Зимфира Гыйльметдинова - «Сәхнә» журналы җаваплы мөхәррире, Казан шәһәре;

Әдилә Хәйбуллина -  ТР Театр эшлеклеләре берлегенең Иҗат бүлеге әйдәүче белгече, Казан шәһәре.

Фестивальнең өч көне узып та китте. Ижевск, Йошкар-Ола, Уфа, Житомир (Украина), Озерск, Тула, Кострома, Сургут, Казан, Гомель (Белоруссия) шәһәрләре театрлары үзләренең спектакльләрен күрсәттеләр инде.

Бүген, 15 май көнне фестиваль программасы буенча Назрань (Ингушетия Республикасы), Воркута, Актүбә (Казахстан) шәһәрләреннән һәм Чаллы дәүләт курчак театры спектакльләре булачак. 20 сәгатьтә «Звездный» лагеренда сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен режиссер К.Зерните (Литва) куйган «Керпе һәм томан»  спектакле куела.

16 майда Владимир, Кстов һәм Туладан килгән коллективлар спектакльләре булачак.

Фестиваль 2014 елның  17 маена кадәр дәвам ителә. Фестивальнең ябылу тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләүләр 17 майда 18 сәгатьтә, Чаллы шәһәре,  Мәктәп бульвары, 2 нче йорт адресы буенча үткәрелә.

Мәгълүмат өчен: Хлебникова Анастасия Константиновна 8-905-372-1558.

Театрның матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International