Әлмәт татар дәүләт драма театры яңадан Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивалендә катнашачак. 1 июньдә жюри хөкеменә Искәндәр Сакаев сәхнәгә куйган «Ромео и Джульетта» трагедиясе тәкъдим ителә.
У.Шекспир трагедиясен шулай ук Серов драма театры да куячак.
XII Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестивале 31 майдан алып 6 июньгә кадәр Коломна шәһәрендә узачак. Анда 16 иҗат коллективы катнаша.
Фестивальдә катнашучылар өчен кызыклы программа әзерләнде, тәҗрибәле укытучылар осталык дәресләре, семинарлар уздырачак, күп кенә кызыклы очрашулар булачак. Россиянең әйдәүче театр тәнкыйтьчеләреннән торган жюри җиңүче спектакльне билгеләячәк. Ул традиция буенча Мәскәүдә чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте