17 май – Габдулла Тукайның Әдәби музеенда «Музейда бер көн һәм бер төн» акциясе уза.
12 сәгатьтә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Сезне Мыяубикә көтеп кала» дигән музей бәйрәме булачак.
14 сәгатьтә «Танылган шәхеснең музей рейтингы» проекты кысаларында «Гаилә һәм мәктәп» журналы баш мөхәррире Гөлүсә Закирова экскурсия уздырачак.
18 сәгатьтә «Шәрыкъ» клубы вәкилләре белән очрашу була.
18 май көнне музейда ачык ишекләр көне игълан ителә. Бу якшәмбедә музейга керү бушлай.
Габдулла Тукайның Әдәби музее. Тел.: 293-17-66
Муса Җәлил музей-фатиры
17 май көнне 12 сәгатьтә яшь тамашачыларны әти-әниләре белән «Музейның кино залы»нда көтеп кала. Биредә Абдулла Алиш, Габдулла Тукай һәм татар халык әкиятләре нигезендә куелган «Тылсымлы сәхифәләр» фильмы күрсәтеләчәк.
14 сәгатьтә «Музыкаль пауза» –музыка мәктәбе укучылары концерты.
18 сәгатьтә «Кулларында көмеш энәсе...» дигән музей дәресе була.
19 сәгатьтә «Калеб» клубының яшь шагыйрьләр, артистлар, музыкантлар, студентлар очрашуы була.
18 май көнне 10 сәгатьтән алып 18 сәгатькә кадәр – ачык ишекләр көне
Муса Җәлил музей-фатиры. Тел.: 238-50-48
17 майда Е. А. Боратынский музеенда 20 сәгатьтән алып 24 сәгатькә кадәр «Музей төне» була.
Программада: Ләлә Явкинадан «Комдагы эзләр» осталык дәресе; «Күләгәләр уены» – Боратынский утары буенча экскурсия, Юлия Җиһаншина концерты.
Е. А. Боратынский музее. Тел.: 236-13-22
Салих Сәйдәшев музеенда 17 май көнне түбәндәге чаралар уздырыла: «Казан турында хикәятләр» –электрон лекция. «Кич утыру» – музыкаль программасы; Н. Җиһанов, Салих Сәйдәшев музейларына экскурсияләр уздыру күздә тотылган «Музыкаль Казан сәхифәләре» музей маршруты
Салих Сәйдәшев музее. Тел.: 238-56-96
17 май көнне Каюм Насыйри музее 9 сәгатьтә ачыла.
13 сәгатьтә балалар һәм мәктәп укучылары өчен Каюм Насыйри әсәре буенча әзерләнгән «Әбү Гали ибн Сина сере» дигән чара булачак.
15 сәгатьтә – «Минем рәсемем тарихы» – рәсемнәре К.Насыйри музеенда күргәзмәдә урын алган КФУның сынлы сәнгать һәм дизайн кафедрасы студентлары белән очрашу булачак.
17 сәгатьтә – «Каллиграфия сәнгате: борынгыдан алып хәзерге заманга кадәр» осталык дәресе
18 май – ачык ишекләр көне.
К. Насыйри музее: 292-76-94
17 майда В.И. Ленин музей йортында «Музей бакчасында бер көн» дигән бәйрәм чарасы булачак.
11 сәгатьтә кунакларны Орловлар утары буенча экскурсиягә көтеп калабыз.
11 сәгать 30 минутта «Узган еллар җырлары» музыкаль программасы.
12 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр теләүчеләргә Орловлар утары флигелендә XIX гасыр киемнәрен киеп фотога төшәгә мөмкин булачак.
14 сәгатьтә интерактив мәйданчыкта «Шахмат уйныйбыз» дигән чара була.
18 сәгатьтә Екатерина Болдарева концерты була.
В.И. Ленин музей йорты: 292-45-38.
Печище авылындагы Я. Купала музеенда 17 майда 10 сәгатьтә «Музей тормышыннан...» күргәзмәсе ачыла.
13 сәгатьтә мәктәп укучылары өчен музей дәресе була.
19 сәгатьтә бард башкаручылары концерты була.
Печище авылындагы Я. Купала музее: 8(906)1124482
Красновидово авылындагы А. М. Горький музеенда 18 май көнне XIX гасыр рус крестьяннары киемнәре күрсәтеләчәк.
Красновидово авылындагы А. М. Горький музее: (827) 74-12-12
ТР ММ матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте