2 июньнән алып 5 июньгә кадәр В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының кече сәхнәсендә Ярославльнең Ф. Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры гастрольләре узачак. Алар Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы каршындагы Гастрольләр эшчәнлегенә булышлык итү федераль үзәгенең «Зур гастрольләр. Россиядә театр җәе» дип аталган Бөтенроссия программасы кысаларында үтә.
Гастрольләр 2 июнь көнне театрның сәнгать җитәкчесе, «Алтын битлек» милли театраль премия лауреаты Евгений Марчелли сәхнәгә куйган «Бернард Альба йорты» спектакле белән башланып китә.
Ярославль театры гастрольләре 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Тамашачылар хозурына дүрт спектакль тәкъдим ителә: Наталья Ворожбитның «Вий», Дорота Масловскаяның «Поляк телендә сөйләшүче ике ярлы румын» һәм Ионесконың «Икәүләп саташу» һәм Хармс шигырьләре буенча куелган «Ике кеше».
Хөрмәтле журналистлар! 2 июнь көнне 15 сәгатьтә ТР Мәдәният министрлыгында Ярославльнең Ф. Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры гастрольләре һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы каршындагы Гастрольләр эшчәнлегенә булышлык итү федераль үзәгенең «Зур гастрольләр. Россиядә театр җәе» дип аталган Бөтенроссия программасы башлану уңаеннан матбугат конференциясе булачак.
Матбугат конференциясендә түбәндәгеләр катнаша:
- Гастрольләр эшчәнлегенә булышлык итү федераль үзәге башлыгы Шерменева Евгения Борисовна (Мәскәү шәһәре)
- Ф. Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры сәнгать җитәкчесе Марчелли Евгений Жозефович (Ярославль шәһәре), Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе
- Ф. Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры директоры Итин Юрий Константинович (Ярославль шәһәре), Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогика фәннәре докторы, икътисад фәннәре кандидаты, профессор
- Ф. Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры артисты Кириллов Валерий Юрьевич (Ярославль шәһәре), Россиянең Халык артисты
- Россия дәүләт академия драма театры артисты Светлова Анастасия Андреевна (Ярославль шәһәре), «Алтын битлек» милли театраль премия лауреаты
- Россия дәүләт академия драма театры артисты Майзингер Владимир Александрович (Ярославль шәһәре)
- ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Әюпова Ирада Хафизҗан кызы (Казан шәһәре)
- В.И. Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының сәнгать җитәкчесе – директоры Славутский Александр Яковлевич, РФ һәм ТР Халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Россия Хөкүмәтенең Ф. Волков исемендәге премиясе лауреаты (Казан шәһәре).