«Төбәк тормышында музейлар тоткан урын» дип аталучы Республика фәнни-гамәли семинар кысаларында Бөек Ватан сугышы виртуаль музее презентациясе узды

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

Россиядә Мәдәният елы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, ТР Хөкүмәте инициативасы белән республикада беренче тапкыр уникаль проект – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган виртуаль Интернет музей эшли башлады. Әлеге музей ачуның максаты – Ватаныбызны саклаучылар турында истәлекләрне мәңгеләштерү, яшьләрдә һәм мәктәп укучыларында ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү. Әлеге мөһим эш ТР Милли музеена йөкләнде.  Координаторы – ТР Мәдәният министрлыгы.

14 май көнне «Төбәк тормышында музейлар тоткан урын» дип аталучы Республика фәнни-гамәли семинар кысаларында Бөек Ватан сугышы виртуаль музее презентациясе узды.

Интернет сайт презентациясен Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Г.Р. Нәҗипова ачып җибәрде. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының МТҮ башкарма директоры Тамара Бердникова, Бөек Ватан сугышы музее мөдире Михаил Черепанов, «Бөек Ватан сугышы мемориалы» сайтын эшләүче Елена Сөнгатова, ТР ФАның Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айсылу Кәбирова чыгыш ясады.  

Семинарда катнашучылар виртуаль музейның концепциясен хуплады. Бөек Ватан сугышы белән бәйле уникаль экспонатлары булган мәктәп музейлары да  әлеге эшкә бик теләп кушылды.

Виртуаль музей музей, архив һәм китапханә фондларының һәркем файдалана алырлык булуын,  аерым экспонатлар һәм коллекцияләр белән танышу, фотогалерея һәм видеоматериаллар, музей экспозицияләре һәм күргәзмәләр карау мөмкинлеге бирә. Интернет-музей шулай ук Татарстанның «Хәтер китабы» картотекасы белән дә тоташтырылачак.  

Мәгълүмат өчен: Музейның матбугат хезмәте: (843) 292-32-18.

Музейның матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International