М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXVII Халыкара классик балет фестивале башланды

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

14 май көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Александр Полубенцев сәхнәгә куйган 2 өлештән торган «Carmina Burana, яисә Фортуна Тәгәрмәче» мистериясе Рудольф Нуриев исемендәге XXVII Халыкара классик балет фестивале башланды.

Спектакльдә театрның биючеләре – Алина Штейнберг, Кристина Андреева, Нурлан Канетов, Михаил Тимаев, Артем Белов, солист-вокалчылар - сопрано Наталья Краевски (Санкт-Петербург), тенор Нурлан Бикмөхәмбәтов (Яңа Опера Мәскәү музыка театры), баритон Юрий Ившин (М. Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры), «Delizia» балалар хоры катнаша.

Әлеге фестиваль барышында 10 спектакль һәм 2 гала-концерт булачак. Тамашачылар игътибарына «Дон Кихот», «Жизель», «Баядерка» һәм «Аккош күле» балетлары күрсәтеләчәк. Программага шулай ук ике авторлык спектакльләре –«Алтын Урда» балеты (сезонның премьерасы) һәм Георгий Ковтун куйган «Спартак» балеты.

XXVII фестивальнең ябылу тантанасында ике гала-концерт булачак (сәхнәгә куючы режиссер – Александр Полубенцев). Концертларда балет сәхнәсенең танылган йолдызлары: Алис Ренаванд һәм Бенджамен Пеш (Париж операсы), Адиарис Алмейда (Кубаның Милли балеты), Джозеф Гатти (Бостон-балет, АКШ), Юсуки Осодзава (Япониянең Милли балеты), Рина Канбе (Япония), Йона Акоста һәм Фернанда Оливейра (Англиянең Милли балеты), Юлия Цой һәм Денис Антилла (Эссен-балет, Германия), Дину Тамазлакару (Берлинның Дәүләт балеты), Александра Тимофеева, Джой Вомак, Михаил Мартынюк («Кремль балеты», Мәскәү), Марина Тихонова һәм Сергей Курочкин (Евгений Панфилов балеты, Пермь) катнаша.

Рудольф Нуриев исемендәге XXVII Халыкара классик балет фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов булышлыгы белән уза. Фестивальне гамәлгә куючыларТатарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International