31 май көнне 18 сәгатьтә 18.00 С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында «La Primavera» Казан камера оркестры һәм М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры симфоник оркестры башкаруында Фәрит Яруллинның вокаль һәм инструменталь әсәрләре яңгыраячак.
Концерт танылган татар композиторы, беренче милли балет авторы Фәрит Яруллинның олугъ юбилеена багышланган. Аның кабатланмас «Шүрәле» балеты бүгенге көндә дә сәхнәдән төшми уйнала.
Концертта Татарстан Республикасы Халык артисты, халыкара конкурслар лауреаты Рэм Урасин (фортепиано), Россиянең атказанган артисты, БР һәм ТР халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Идрис Газиев (тенор), халыкара конкурслар лауреаты Гөлнара Рәхимова (сопрано), КДКсе каршындагы музыка мәктәбе укучысы, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреты Солтан Рәхмәтуллин (скрипка), ТР атказанган артисты Рамил Вәҗиев (сәнгатьле уку), ТР атказанган артисты Лилия Аппакова (концертны алып баручы) катнаша. Концертның сценарий авторы, режиссёры һәм дирижёры – РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Рөстәм Абязов.
Икенче бүлектә тамашачылар М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры симфоник оркестры башкаруында Фәнис Яруллинның «Шүрәле» балетыннан Зур сюита премьерасын карый алачак. (төзүчесе һәм мөхәррире – Р.Абязов). ТР Мәдәният министрлыгы әлеге сюитаның партитурасын һәм оркестр өчен партияләрен бастырып чыгаруга әзерли.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте