Кичә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Пунди Сринивасан Рагхаван әфәнде булып китте. Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Һиндстан делегациясе өчен Халыклар дуслыгы йорты буйлап экскурсия уздырды, кунакларны Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең иҗаты белән таныштырды.
Пунди Сринивасан Рагхаван әфәнде татарстанлыларга әлеге очрашуны уздырган өчен бик зур рәхмәтләрен җиткерде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте