«Казан Кремле» музей-тыюлыгында бер көн һәм бер төн

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

17 май көнне Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә.  «Казан Кремле» музей-тыюлыгында бер көн һәм бер төн » бәйрәм программасының төп темасы – 21 майда ачылачак V&A Jameel Prize күргәзмәсе. Анда  V&A Jameel Prize 3 заманча сәнгать һәм дизайн халыкара конкурсы финалына чыккан эшләр күрсәтеләчәк.

Музей-тыюлыгының ачык мәйданчыкларында бик күп чаралар үткәреләчәк.

«Архидети» җәмгыяте Кол Шәриф мәчете алдында «Балкып торучы Коръән» архитектура инсталляциясе урнаштырачак.  Ислам мәдәнияте музее «Пыялага бизәкләр ясау» һәм «Яулык бәйләү серләре» дигән осталык дәресләре уздыра. «Арт-школа» флуоресцент буяулар белән рәсем ясарга өйрәтә.  Соңыннан музейның ишегалдында хор коллективлары концерты булачак.

«Манеж» күргәзмәләр залында Италиядә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларына багышланган фотокүргәзмәне карарга мөмкин булачак.  Татарстанның табигать тарихы музеенда төп экспозиция белән танышырга, «Дөнья минераллары» күргәзмәсен карарга була.  

Казан шәһәренең әйдәүче бию коллективлары  латино, сальса, бачате, капоэйре, брейк-данс буенча осталык дәресләре бирәчәк.  Япония мәдәнияте белән танышырга теләүчеләрне максатларында «ХАТО», Аниме-салон «ZanZara» һәм «Аниме Лаборатория» «ХАТО» үзенең шоу-программаларында катнашырга чакырып кала. Рок-фестиваль уздыру традициясе дә үзгәрешсез калды.  Быелгы бәйрәмдә «Мураками» төркеме чыгыш ясаячак. Бәйрәм файер-шоу белән төгәлләнә.  

Сезне 17 майда 10:00 сәгатьтән алып 23.00 сәгатькә кадәр бәйрәмдә көтеп калабыз!

18 май – Казан Кремле музейларына керү бушлай.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы матбугат хезмәте. Тел.: (843) 5678 017, + 7 927 438 47 33, e-mail: kazan_kirmen@mail.ru.

Музейның матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International