«Әкият» курчак театры Оренбургка китә

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

«Әкият» татар дәүләт курчак театры 2014 елның 18-23 май көннәрендә Оренбург шәһәрендә  узучы «Кечкенә принц» дигән I Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак.

Театр Борис Шергин пьесасы буенча куелган «Иске әкият» спектакле белән чыгыш ясый, сәхнәгә куючы режиссеры, Россиянең халык артисты Станислав Железкин. Спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Эльвира Гыйлемханова, Сергей Кузнецов, театр артисты Рафаэль Таһиров катнаша.

Фестивальдә Англия, Польша, Израиль, Мәскәү, Алма-Ата, Рязань, Ульяновск, Краснодар, Чиләбедән килгән театр коллективлары катнаша. Фестивальне А.Пушкинның «Кечкенә трагедияләр» спектакле белән оренбурглылар үзләре ачып җибәрә.

Театрның матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International