16 май көнне 16 сәгатьтә Татар халкының дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы тарихы музеенда «Кенәз Йосыповлар. Нәсел тарихы сәхифәләре» күргәзмәсе ачылачак.
Күргәзмәдә 180 нән артык тарихи предметлар, сәнгать әсәрләре һәм элек кенәз Йосыповларның Мәскәү астында утары булган «Архангельское» дәүләт музей-тыюлыгы тупланмаларыннан документлар урын алачак.
Күргәзмә «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» программасы кысаларында уздырыла.
Күргәзмә 2014 елның 26 июленә кадәр эшләячәк.
Элемтә өчен: 5678-024, muz_kazankreml@mail.ru.
Музейның матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте