Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «Музейда бер көн һәм бер төн» уза

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

17 майдан 18 майга каршы төндә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы җанландырылган экспозицияләр карарга чакыра. 18 сәгатьтән алып 24 сәгатькә хәтле кунаклар үткән тарихыбызга әйләнеп кайта алачак. 

Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында «Музейда бер көн һәм бер төн» проектының программасы:

Декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе мавыктыргыч интерактив программа тәкъдим итә. «Алабуга хоры» дип исемләгән иҗат бәйрәмендә кунаклар «Осталар иле»нә сәяхәт кылачак. Әкияти геройлар төрле конкурслар үткәрәчәк, җырлар башкарачак һәм үзләренең һөнәри серләре белән уртаклашачак.  

В.М. Бехтерев исемендәге Өяз медицинасы музее бу төндә «Биш табиб һәм бер авыру турында әкият» әзерләде. Музей экспозицияләре буенча сәяхәттә кунакларга төрле гасырларда кулланылган дәвалау ысуллары белән танышырга мөмкин булачак.

Н.А.Дурова музей-утары чигү үзенчәлекләре белән танышу максатында интерактив экскурсия әзерләде, экскурсия вакытында борынгы хәрбиләрнең киемнәрен киеп карап, фотога төшәргә дә мөмкин булачак.  

Шәһәр тарихы музее, Интерактив остаханәләр, «Трактир» музей-театры кунакларны «Үткән еллар вакыйгалары» исемле төнге программага чакыра. «Меңъеллык Алабуга» экспозиция буенча экскурсияне тарихи шәхесләр уздырачак.

М.И.Цветаева әдәби музее һәм Көмеш гасыр китапханәсе «Фронт юлы» дигән театраль тамашага көтеп кала.

И.И. Шишкин музей йорты «Борынгы йорт һәм биредә булган барлык әйберләр...»   театральләштерелгән интерактив программа-сәяхәт уздыра.

Музейның матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International