Казан шәһәрендә 24 майдан алып 6 июньгә кадәр Сергей Рахманинов исемендәге «Ак канәфер» Халыкара фестивале уза

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Фестивальне Сергей Рахманинов истәлегенә багышлап Александр Сладковский җитәкчелегендәге Дәүләт симфоник оркестры инде дүртенче тапкыр  уздыра.

Быел Казанга Александр Сладковский чакыру буенча пианистлар Денис Мацуев, Александр Торадзе, Вадим Руденко, Рөстәм Хәйретдинов, дирижер Кен-Дэвид Мазур, Конторович хоры киләчәк. Фестивальдә Рахманинов, Чайковский, Прокофьев, Скрябин әсәрләре яңгыраячак, Владимира Пронинның Сергей Рахманинов һәм Федор Шаляпин турында  китабы тәкъдим ителәчәк.

5 июнь көнне Россиянең халык артисты, Рахманинов фондының арт-директоры Денис Мацуев яңа Steynway роялендә уйнаячак. Танылган пианист Рахманиновның Фортепиано өчен язылган беренче концертын башкара.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International