«Төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчеләре: Мәхмүт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай» дип аталган Халыкара симпозиумы ачылды

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Кичә, 13 май көнне «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы» төп программасы кысаларында 13-17 май көннәрендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында, Мәхмүт Акиф Эрсой исемендәге Философия һәм сәнгать фондының (Истанбул, Төркия) оештыру һәм финанс ярдәмендә «Төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчеләре: Мәхмүт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай» («Türk dünyasini aydinlatanlar: Mehmet Akif Ersoy ve Gabdulla Tukay») дип аталган Халыкара симпозиум ачылды.

Мәхмүт Акиф Эрсой (төрекчә Mehmet Akif Ersoy) (1873-1936) – бөек госманлы шагыйре, Төркиянең милли гимны булган «Бәйсезлек маршы» авторы, укытучы, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче (Коръәнне тәрҗемә итүче).

Мәхмүт Акиф Эрсой исемендәге Философия һәм сәнгать фондына 1984 елда Төркия башкаласы Әнкара шәһәрендә нигез салына.

«Төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчеләре» халыкара симпозиумының ун елдан артык тарихы бар. Ул Төркиядә дә, шулай ук аннан читтә дә үткәрелә. Халыкара симпозиумның максаты – төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчеләрен өйрәнү һәм аларның әдәби һәм фәнни казанышларын халыкка тарату.

2014 елда КФУда уза торган Халыкара симпозиум бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗтимагый эшчәнлегенә багышлана. Симпозиумда Мәхмүт Акиф Эрсой исемендәге Философия һәм сәнгать фонды вәкилләре, Төркия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Греция, Кыргызстан, Сербия, Македония, Үзбәкстан һәм шулай ук Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан галимнәр катнаша.

Конференциянең эш тәртибе

13 май – конференциядә катнашучыларның килүе, күргәзмәләр ачылу;

14-16 май – конференция эше;

17 майконференциядә катнашучыларның китүе.

 

«Төрки дөньяның күренекле мәгърифәтчеләре: Мәхмүт Акиф Эрсой һәм Габдулла Тукай» («Türk dünyasini aydinlatanlar: Mehmet Akif Ersoy ve Gabdulla Tukay») дип аталган Халыкара симпозиум программасы (14 май өчен)

 

10.00 – 11.00

Күргәзмәләр ачылу (КФУ, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан ур., 2)

1) Мәхмүт Акиф Эрсойга багышланган күргәзмә ачылу  

(1 кат, 105 ауд., Г. Тукай үзәге);

2) КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучыларының картиналар күргәзмәсе ачылу (2 кат, рекреация);

3) Төрки дөньяның танылган мәгърифәтчеләре портретлары күргәзмәсе һәм борынгы татар китаплары күргәзмәсе ачылу (2 кат, “Манзара” күргәзмәләр залы)

11.30 – 13.30

Халыкара симпозиум ачылу тантанасы һәм пленар утырыш (Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан, 2)

13.30 – 14.30

Төшке аш

14.30 – 16.00

Секцияләр утырышы (207; 217; 219 ауд.)

16.00 – 16.30

Кофе-Брейк

16.30 – 18.00

Секцияләр утырышы (207; 217; 219 ауд.)

18.00 – 19.30

Кичке аш

Мәгълүмат өчен: 221-33-51 (татар әдәбияты һәм аны укыту методикасы кафедрасы). E-mail: tatlit1103@mail.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International