12 майда конкурсның беренче этабы төгәлләнде - федераль округлар дәрәҗәсендә ярым финалда катнашучылар сайлап алынды. Конкурска 2 470 проект килде.
Иң күп заявкалар мәгариф эшчәнлегенең һәм мәдәни ял итүнең яңа заманча формаларын уйлап табуга юнәлдерелгән «Культпоход» номинациясендә иде. Биредә 1101 заявка кабул ителде. Икенче урында – яңа төбәк проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән «Традицияләр һәм үсеш» номинациясе булды. Әлеге номинациядә 825 заявка кабул ителде.
Нәтиҗәдә, конкурсның икенче этабына 290 эш узды. Шуларның – 22се Ерак Көнчыгыш федераль округыннан, 58е – Себер федераль округыннан, 21е – Урал федераль округыннан, 56 е – Идел буе федераль округыннан, 35 заявка Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларыннан. «Мәдәни мозаика» конкурсына шулай ук Кырымнан да проектлар килде, алар конкурстан тыш каралачак.
Конкурсны оештыручылар – Елена и Геннадий Тимченколарның хәйрия фонды, шулай ук Мәдәният менеджерлары ассоциациясе.
Татарстан Республикасыннан ярым финалда катнашучылар исемлеге:
Татарстан Республикасының үзешчән композиторлар иҗтимагый оешмасы. «Креатив музыкаль педагогика» проекты
Алабуга мәдәни мирасы фонды. Документаль театр «МИФ: Музей. Тарих. Фактлар» (Татарстан, Алабуга районы авыллары)
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының «Авылара үзәк китапханә» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе. «Күңел» китабы театры (Татарстан, Бөгелмә шәһәре).
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Алабуга муниципаль районындагы «Ышаныч» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе. «Чүлмәк ясау остаханәсе» (Татарстан Республикасы, Алабуга районы, Иске Күклек авылы).
Конкурс турында мәгълүмат алу өчен: www.timchenkofoundation.org/activities/initiatives/mosaic
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте