Матбугат конференциясендә түбәндәгеләр катнаша:
– М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Рәүфәл Мөхәммәтҗанов;
– балетның сәнгать җитәкчесе, РФ һәм ТР атказанган артисты Владимир Яковлев;
– Россиянең Зур театры прима-балеринасы, Россиянең халык артисты, РФ Дәүләт премиясе лауреаты, фестивальдә катнашучы (16 май көнне «Жизель» балетында Жизель) Светлана Захарова;
– К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театры премьеры, фестивальдә катнашучы (16 майда «Жизель» балетында Граф Альберт) Сергей Полунин;
– «Carmina Burana, или Колесо Фортуны» спектакленең сәхнәгә куючы балетмейстеры, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Полубенцев (Санкт-Петербург шәһәре).
Матбугат конференциясендә катнашу һәм Нуриев фестивале спектакльләрне карау өчен аккредитацияне press@kazan-opera.ru. электрон адресына заявка җибәреп узарга мөмкин. Заявкада массакүләм мәгълүмат чарасының атамасы, журналист, фотографның исем, фамилиясе һәм элемтәгә керү өчен телефоннар, электрон почта адресы һәм сезнең массакүләм мәгълүмат чараларына аккредитация узу кирәк булган спектакльләр исемлеге булырга тиеш.
Мәгълүмат өчен: +7 843 231 57 32, 8 9503208866 (Елена Остроумова).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте