12 май көнне, Татарстан Республикасы Милли музеенда «Православие мәдәнияте раритетлары: Татарстан Республикасы Милли музее тупламаларыннан» күргәзмәсе ачылды.
Җыелган кунаклар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Татарстан Республикасы Милли музее генераль директорының фәнни-тикшеренү эше буенча урынбасары Светлана Измайлова чыгыш ясадылар.
Күргәзмәне ачу хокукы Казан шәһәренең Никольский кафедраль соборы башлыгы Иоанн (Барсуков) атакайга бирелде. Экскурсияне фәнни-методика эшләре бүлеге мөдире, күргәзмәне оештыручы Елена Карташёва уздырды.
ТР ММ матбугат хезмәте булышлыгы белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте