Болгар шәһәрендә VII «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивален әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының күчмә утырышы булды

2014 елның 13 мае, сишәмбе

12 майда Болгар шәһәрендә  VII «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивален әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының күчмә утырышы булды. Фестиваль Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында 2014 елның 18-21 июнь көннәрендә узачак.

Фестивальдә Россия Федерациясе субъектларыннан 17 татар фольклор коллективлары катнаша.

Оештыру комитетының утырышы барышында конкурс программасын әзерләү, осталык дәресләре уздыру, фестивальнең ачылу һәм ябылу тантанасы һ.б. мәсьәләләр хәл ителде.

Фестивальнең ачылышы 18 июньдә 17 сәгатьтә башлана.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International