2014 елгы Федераль сабантуй 15 июньдә Томск шәһәренең 10 000 кеше сыешлы «Хезмәт» стадионында узачак. Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясау өчен Түбән Кама һәм Казан шәһәрләреннән иҗат коллективлары барачак.
14 июнь көнне, Сабантуй алдыннан, Томск өлкә филармониясе залында Татарстан Республикасының Җыр һәм бию ансамбле катнашуында Татарстан Республикасы сәнгать әһелләре концерты була.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте