ТЮРКСОЙ халыкларының махсус форматтагы милли китаплары халыкара фестивале ачылу тантанасы Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсендә узачак

2014 елның 13 мае, сишәмбе

2014 елның 14 маенда «Казан – 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы»  программасы кысаларында Сукырлар һәм начар күрүчеләр республика китапханәсендә  «Дуслык телендә» дип аталучы ТЮРКСОЙ халыкларының махсус форматтагы милли китаплары халыкара фестивале ачылу тантанасы булачак.  

Фестивальгә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус форматта китаплар Казахстан Республикасыннан, Башкортостан, Дагъстан, Саха (Якутия), Тыва, Чувашия, Хакас, Карачаево-Черкесия, Алтайдан килгән иде, алар «Дуслык телендә» дигән күргәзмәдә үз урыннарын алачак.

Фестивальнең ачылу тантанасында тамашачылар шулай ук  милли җырлар, биюләр, Татарстанның күзләре начар күрүче үзешчән сәнгать артистлары чыгышларын карый алачак. Чараның ахырында кунакларга  Брайль шрифты нигезендә татар телендә  китап басуның үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеге булачак.

Күргәзмә үз эшен декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International