21 май көнне С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «La Primavera» Казан камера оркестрының көмеш сезоны ябылу концерты булачак.
Концертның беренче бүлегендә «Кармен-сюита» әсәре уйналачак. Бөтен дөньяда зур танылу алган әлеге әсәрне «La Primavera» бу кичтә «Яңа музыка» оркестры (сәнгать җитәкчесе – Татарстан Республикасының атказанган артисты Анна Гулишамбарова) белән башкара. Дирижёры – маэстро Абязов.
Концертның икенче бүлегендә тамашачыларны талантлы композитор, виртуоз пианист Николай Капустин чыгышы көтә. Солист – Бөтенроссия һәм халыкара конкурслары лауреаты Елена Лось.
Концерт С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 18 сәгать 30 минутта башлана.
Мәгълүмат өчен: «La Primavera» Казан камера оркестрының матбугат хезмәте җитәкчесе Розалина Мирсәяф кызы Мусабирова 89872356688.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте