2014 елның сентябрь-октябрь айларында Татарстанда эшләүче яшьләрнең «Безнең заман» исемле II Республика телевизион иҗат фестивале узачак. Беренче фестиваль 2013 елның көз аенда узды, аны ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов булышлыгы белән ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары оештырды. Әлеге башлангыч уңышлы булып чыкты, фестиваль ел саен уздырылачак.
2014 елның 1 маенда фестивальне оештыру комитеты Икенче фестивальдә катнашу өчен заявкалар кабул итә башлады. Заявкалар 2014 елның 20 августына кадәр кабул ителә. II нче «Безнең заман» фестивалендә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге 7-15 кешедән торган оешма командалары катнаша ала. Командалар берничә көн сәламәтләндерү лагерьларында һәм ял базаларында яшәп, «Визитка-презентация», «Фотокросс», «Музыкаль юнәлеш», «Бию» һ.б. номинацияләрдә ярыша, төрле осталык дәресләрендә катнаша.
Зона сайлап алу этаплары көз көне республиканың дүрт шәһәрендә һәм районнарында, суперфинал Казан шәһәрендә 29-31 октябрьдә була. Фестивальнең гала-концерты «Пирамида» күңел ачу үзәгендә 2014 елның 1 ноябрендә уза.
Фестивальнең нигезләмәсен һәм барлык кирәкле мәгълүматны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында һәм фестивальне оештыручылар – Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы сайтында - www.yold.ru. таба аласыз.
Башкарма дирекциясенең контактлары: 8(843)238-43-17, 238-00-63, beznenzaman@mail.ru, romanova2103@gmail.com.
Фестивальне оештыру комитеты мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте