«Кырлай» паркында «Галиҗанәп – ГАИЛӘ» бәйрәме булачак

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, традицияләрне саклап калуны ныгыту  максатларында 2014 елның 17 маенда «Кырлай» паркында «Галиҗанәп – ГАИЛӘ»   дип аталган бәйрәм булачак. Чара республиканың коммерциячел булмаган оешмалары белән бергәләп, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан Халыкара гаилә көне уңаеннан уздырыла.  

Бәйрәмдә әти-әниләр өчен балалары белән бергәләп гаилә ялын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрү буенча осталык дәресләре була, юристлар, психологлар, укытучылар, табиблар, икътисадчылар һәм торак-коммуналь хуҗалык белгечләре консультацияләр бирәчәк. Балалар өчен чүлмәк ясау, театр сәнгате, тегү, шарлардан чәчәкләр ясау дәресләре, шулай ук күп кенә башка төрле конкурслар булыр дип планлаштырыла.

Сезне 17 май көнне 11 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр паркта көтеп калабыз! Бөтен гаиләгез белән – әби-бабайлар, әти-әниләр, абый-сеңелләрегез белән килегез!  Күңелле аттракционнар, саф һавада төрле уеннар көтеп кала сезне! Бәйрәмнең кульминациясе – бөтен кеше катнашачак флеш-моб! Уеннар, осталык дәресләре һәм  консультацияләр - бушлай!

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы матбугат хезмәте ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International