Богоявление чиркәве манарасында Мәскәү дини академиясе каршындагы Иконалар ясау мәктәбе рәссамнарының иконалар күргәзмәсе ачыла

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

13 майда 15 сәгатьтә Татарстан Республикасы православие җәмәгатьчелеге форумы кысаларында Богоявление чиркәве манарасында Мәскәү дини академиясе каршындагы Иконалар ясау мәктәбе рәссамнарының иконалар күргәзмәсе ачыла.

Биредә күрсәтелүче хезмәтләрнең аз булуына да карамастан, әлеге күргәзмә иконографик һәм стилистик яктан үзенчәлекле һәм бай эшләр белән аерылып тора. Күргәзмәдә мәктәп фондларыннан студентлар эшләре, шулай ук укытучылар ясаган миниатюралар да күрсәтеләчәк.  

Хөрмәтле журналистлар! Богоявление чиркәве манарасы(Казан шәһәре, Бауман урамы, 78),ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее филиалы сезне «ДИВЕН БОГ ВО СВЯТЫХ СВОИХ» дип аталган күргәзмә ачылуга чакыра. Биредә иконалар ясау остаханәсе эшләре күрсәтеләчәк (Сергиев Посад шәһәре). УлСергий Радонежскийның тууына 700 ел тулуга багышлана.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен телефон: 236-69-31.

Күргәзмә 2014 елның 31 августына кадәр эшләячәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International