13 майда 16 сәгатьтә «Манеж» күргәзмәләр залында Италиядә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектларына багышланган «UN.IT. - UNESCO ITALIA. Италиядә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары итальян фотографлары карашы буенча» фотокүргәзмәсе ачыла.
Италияне, берсүзсез, «ачык һавадагы музей» дип атарга була, биредә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән 49 табигать, археология һәм шәһәр ядкарьләре бар.
Күргәзмәгә килүчеләр күпләр өчен таныш булган истәлекле урыннар: Неапольнең тарихи үзәге, Венеция, Помпеяның археологик казылмалар зонасы, шулай ук Төньяк, Үзәк һәм Көньяк Италиянең Россия туристлары өчен аз билгеле урыннары белән таныша алачак. «UN.IT..-UNESCO ITALIA» күргәзмәсе ЮНЕСКО объектларын традицион дидактик формада түгел, ә заманча сәнгать кысаларында бирүче авторлык фотоларын тәкъдим итә. Экспозициядә танылган итальян фотографлары Джанни Беренго Гардин, Миммо Йодиче, Габриэле Базилико, Витторе Фоссати, Лука Кампиготто, Лучано Романо, Оливо Барбьери, Раффаэлла Мариньелло, Джузеппе Леоне һәм башкаларның эшләре бар.
Хөрмәтле журналистлар! Күргәзмә ачылыр алдыннан 15 сәгатьтә РФ дә Италия илчелегенең Италия мәдәнияте буенча киңәшчесе һәм Мәскәүдә итальян мәдәнияте институты директоры, профессор Адриано Дель Аста, шулай ук "Enit" агентлыгының Мәскәүдәге вәкилләре катнашында матбугат конференциясе булачак.
Фикер алышу темалары: Россия һәм Италиядә аралаш туристлык елы, Казанда ЮНЕСКО объектлары фотокүргәзмәсе, ЮНЕСКО объектлары ядкарьләре Италиядә, Россия һәм Италия багланышлары.
Мәгълүмат өчен: «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте (843) 5678 017 e-mail: kazan_kirmen@mail.ru
«Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте ярдәме белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте