Чаллы шәһәренең картиналар галереясендә Бөек Җиңү Көненә багышланган «Сугышны хатын-кызлар уйлап тапмаган» арт-проекты узды

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

7 майда Чаллы шәһәренең картиналар галереясендә Бөек Җиңү Көненә багышланган   «Сугышны хатын-кызлар уйлап тапмаган» арт-проекты узды.

Рәссамнар  Гөлназ Әдһәмова, Илшат Минһаҗов, Марат Мингалиев, Рузия Гафурова, Люция Амосова хәрби кием кигән туташ рәсемен ясадылар. Музыка яңгырап торган залда майлы буяулар белән ясалган өч һәм бер график портрет туды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International