7 майда «Казан Кремле» музей-тыюлыгында ачык һавада символик рәвештә «Мәңгелек кеше» дип аталган күргәзмә ачылды. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан мәдәният хезмәткәрләренә багышлана.
Анда куелган экспонатларның бик күбесен тамашачылар әле беренче тапкыр күрә. Монда Татарстанның батыр уллары – мәшһүр шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, артистлар һәм башка бик күп сәнгать әһелләренең тыныч чорда тормышы һәм фронт юллары турында бәян ителә.
Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Халык шагыйре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Татарстанның иҗат берлекләре рәисләре һ.б. катнашты. Кунаклар арасында сугыш ветераны, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Владимир Попов та бар иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте